Җырчы Гөлнара Габидуллинага мактаулы исем биргәннәр

“Ә иң көтелгәне әле алда”, - дигән Гөлнара.

Җырчы Гөлнара Габидуллина “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итте.

“Дуслар, зур бүләккә лаек булдым. Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Ә иң зарыгып көтелгән бүләгем әле алда, Алла боерса!”, - дип язган ул.

Гөлнараны иҗатташлары, инстадуслары әлеге мәртәбәле исем белән котлап, матур теләкләр яудырганнар.