Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа зоопарктан күбрәкне көткән идем»

Зоопарккка килүчеләр фил белән жираф кайтканын көтә.

news_top_970_100
«Яңа зоопарктан күбрәкне көткән идем»
Гөлүзә Василова

«Татар-информ» журналисты Гөлүзә Василова 4 яшьлек улы белән яңа зоопаркта булып кайткан. Ул инстаграмда үз битендә хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Бүген «Замбези елгасы» дип аталган яңа зоопаркка бардык. 2019 ел азагында сынау режимында ачылган зоопаркка барган танышлар җәнлекләр әз дип сөйләгән иде. Язын жираф, фил дә кайтырга тиеш иде дип зур өметләр белән барган идек. Касса тәрәзәсенә зур хәрефләр белән жираф, фил, мөгезборын юк дип язылган. Зоопарк капкасыннан гына кердек, 4 яшьлек улыбыз тотынды булмаганны сорарга.

«Минем жирафны һәм филне күрәсем килә», — ди. Юк, дигәч кәефләре кырылды инде, әйтерсең лә бу җәнлекләр юк дип язылганны укыган да юри сорый.

Беренче итеп зур маймыллар читлеге янында тукталдык. Улым берсенең агач кәүсәсенә менеп барганын күрде дә, кәефе күтәрелеп китте. Әмма читлек ерак, күзгә кояш төшә, маймылларны рәхәтләнеп күзәтеп булмады, баланың игътибары югалды. Маймылларны эчке яктан да карап булыр иде, анда аларны пыяла аша якыннан күреп була. Әмма эчке читлек ялт итеп чистартып куелган һәм ябык тора. Зоопарк «Замбези елгасы» булгангадыр инде, кайбер читлекләр тирәли елга аккан сыман ясаганнар һәм бу караучыларга читлекне тагын да ерагайта. Балага аста, өстә, агачта дип җәнлекне күрсәтергә тырышасың, ә ул инде «мин эзләргә түгел, карарга килдем» дигән сыман кулдан тарта башлый.

Әлбәттә, кайбер җәнлекләрне якыннан күреп була, әгәр иркен читлекләреннән якынрак килсәләр. Жирафка да биек, иркен читлек ясап куйганнар, үзе генә юк.

Бер читлек ак тычкан, кайсы нидер кимерә, кайсы куышлы уйный, ялкаулары йокы симертә. Төрле зурлыктагы ташбакалар «каска»лары астына качканнар, селкенмиләр дә. Ак керпе берүзе йоклап ята. Бер елан почмакка кереп поскан.

Улым әйтмешли, «милый» гына хайваннар бар инде анда, әмма күп читлекләр буш. Кош-кортлары матур, көтеп торсаң, арысланны да, бегемотны да күрергә була. Иске зоопаркта бегемот үз зурлыгындагы сулыкта ятты, җилкәсе булса да күренеп тора иде. Ә яңа зоопаркта үзенә бер күл, су төбендә ята - күренми дә. Бик сабырлар гына көтеп тора аны. Шунда ук төрле үрдәкләр бегемот территориясенә төшеп, су эчә.

Иң күңелемә тигәне - ачык һавадагы читлектән очып китмәсен өчен бер кошның канатларын сирәкләп йолкыганнар. Алар бит очарга яратылган, бертуктаусыз канатларын җәеп, һавага күтәрелергә тырышалар. Шундый кызганыч күренеш…

Җәнлекләрнең рационнары бай. Савытларында итнең төрлесе турап куелган, яшелчәләр салынган, бөтен балыкны тәмләп ашыйлар.

Яңа зоопарк иркен, җәнлек читлекләре дә иркен, сасы ис юк. Тиздән калган җәнлекләр дә кайтыр һәм зоопарк тулыланыр дип өметләнәбез. Бу зур территорияне карап тоту күпме хезмәт һәм күпме чыгым таләп итүен күз алдына китерүе дә кыен.

Балалар өчен уен мәйданчыклары бар, утырып ял итәргә урындыклар күп. Күп балалы гаиләләрнең 14 яшькәчә балаларына керү бушлай, олыларга 150 сум. Ташламалар каралмаган өлкәннәр өчен керү билеты 300 сум тора, ә өч яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен — 150 сум. Сүз уңаеннан, зоопарк эчендә гади стаканлы туңдырма 80 сум тора.

Иске зоопаркны сасы, пычрак дип сүксәләр дә, ул «эчтәлеклерәк» иде. Аю, бүре, төлкеләр, вак җәнлекләр, тояклылар дә күп иде, агач баскычтан төшеп үрдәкләрне, аккошларны ашатырга була иде. Ничә ел сөйләнгән, күпме чыгымнар тотылган зоопарктан мин күбрәкне көткән идем», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100