Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева кияүгә чыкмаган кызларга:«Сыйфатлы продукт ясау өчен яхшы чимал кирәк»

Җырчының инстаграмдагы аккаунты төпле киңәшләре белән үзенчәлекле булып тора.

news_top_970_100
Венера Шәмиева кияүгә чыкмаган кызларга:«Сыйфатлы продукт ясау өчен яхшы чимал кирәк»
https://www.instagram.com/venera_shamieva/

Җырчы Венера Шәмиева үзенә килгән сорауларга җавап итеп сторис куйган.

«Сатья Дас лекцияләрен тыңладым. «Ирләрне үзгәртеп булмый, хәзер ул менә шундый, аннары мин аны акрынлап үзгәртәм дип уйламагыз“, — ди ул. Ә икенче лекциясендә „бу ‚лего‘ һәм аны сез төзисез“, ди. Аларны үзгәртеп буламы? Сез ничек уйлыйсыз?» — дип сорау биргән бер инстачы.

«Аның китапларын яратам, мин аның 7 китабын сатып алдым, укып бетерәм инде. Сатья Дас белән, һичшиксез, килешәм. 20 елда ярыйсы гына продукт чыгып килә кебек минем «лего»дан. Балаларга лего алганда игътибар иткәнегез бардыр. «Лего» фирмасы продукты бар, 3-4 тапкыр арзанлы башкасы бар. Арзаны бер-берсенә матур ябышмый, кәкре-бөкре була, детальләре җитмәскә мөмкин. Тормышта да шулай.

Кияүгә чыкмаган кызларга әйтәсем килә: конструкторның фирмасы «Лего» булырга тиеш. Әгәр сыйфатлы продукт чыгарасыгыз килсә, чималга игътибар итегез. Сайлый торган иптәшегезнең әтисенә карагыз, нәселенә игътибар итегез. Әтисенә карап улын коч, әнисенә карап кызың коч дигән безнең халык. Бу бик тә, бик тә мөһим», — дип киңәш биргән җырчы кияүгә чыкмаган кызларга.

«Элек җиде буынына кадәр тикшергәннәр», — дип тә хат юллаган берәү.

«Кызларга кияүгә чыкканчы бу сүзләрне ишеттерергә, җиткерергә кирәк иде. Күпме гаиләдә тынычлык булыр иде, күпме гаилә таркалмас иде», — дип язган инстачы.

«Кысып кочаклыйсым килде, бәхетең арткыры. Мин дә шул сүзне тукыйм кызыма», - дип язучыга: «Миңа мондый теләк теләгәннәре юк иде әле. Рәхмәт», - дип җавап язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100