Сахара чүлендә могҗиза: дөяләр кар ерып йөри - видео | intertat.tatar

Сахара чүлендә могҗиза: дөяләр кар ерып йөри - видео

Согуд Гарәпстанында соңгы кырык елда беренче тапкыр кар яуган.

Алжирда һәм Согуд Гарәпстанында кар яуган. Биредә яшәүчеләр өчен бу үзе бер могҗиза. РЕН ТВ каналы әлеге кадрларны күрсәтте. Анда кардан баручы дөяләр сурәтләнгән.

Сахара чүлендә һава температурасы -2 градуска төшкән. Бу соңгы кырык елда беренче очрак.

Биредә яшәүчеләр һәм туристлар кар күрер һәм аны видеога төшерер өчен көньяк-көнбатыш районнарга бара.

Сахарада төнлә температура кисәк кенә түбән төшәргә мөмкин, тик кар бик сирәк ява.