Элвин Грей Таиландта студия ачкан

Популяр җырчы хәзерге вакытта Таиландта ял итә. Җырчы Инстаграм челтәрендә туры эфир вакытында мини-студия булдырганын әйтте: “Күбегез беләдер, мин Тайландта үземнең мини-студиямне булдырдым. Мөмкинчелегем булу белән, монда килеп, илһам алып, җырлар иҗат итәчәкмен”.

Элвин Грей туры эфирны Тайландның Ко-Пай утравыннан алып барды. Биредә ул клип төшерәчәген хәбәр итте: “Клипны тагын ике көн төшерергә исәп бар, төп героиняны да таптык. Тиздән ялларым да төгәлләнә, туган якларга кайтам”, - диде ул.