Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Исхаков: «Әнинең үлеме үкенечле булды: операциягә яткач, ковид йоктырды»

Алып баручының әнисе Людмила ханымны да бу дөньядан зәхмәтле авыру алып киткән. 

news_top_970_100
Илшат Исхаков: «Әнинең үлеме үкенечле булды: операциягә яткач, ковид йоктырды»
https://www.instagram.com/ilshat_iskhakov_/

Алып баручы, шоумен Илшат Исхаковның әнисе вафат булган дип язган идек. Илшат «Интертат» хәбәрчесенә әнисенең үкенечле үлеме турында сөйләде. 

«Әниемнең үлеме безнең өчен бик аянычлы булды. Эче авыртып, хастаханәгә алып киткән идек. Эчәкләрендә перитонит булуы ачыкланды, аңа бик катлаулы операция кичерергә туры килде. «Әниегезнең бәхете бар икән, операция бик авыр булуга карамастан, уңышлы узды. Әниегез яшәячәк», — дигән иде табиблар. Алар ярдәме белән, үзебез дә соңгы вакытларда гел янәшәсендә булып, әнине аякка бастырдык. Инде өйгә чыгар вакыты җиткәч, хастаханә эчендә шушы ковидны йоктырды. 

Әнине йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерделәр. Шуннан чыга алмады инде ул. Болай да көчсез организмы коронавируска тиз биреште. 4-5 көн эчендә шушы зәхмәтле чир алып китте.

Әнине Мәрҗани исемендә яңа мөселман зиратында, әти янында җирләдек. Әтиемне ике ел элек югалткан идек инде. Әниемнең җаны да әти белән кавышкандыр, бергә йөриләрдер дип өметләнәм…» — диде Илшат. 

Илшат Исхаковның һәм барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Людмила ханымның авыр туфрагы җиңел, кабере нурлы булсын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100