Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарбашмы, баштатмы?» — башкорт белән татардан туган бала кем була? 

Башкорт блогеры Ильяс Батыргариев Тик-токка милли темага ролик куйган.

news_top_970_100
«Татарбашмы, баштатмы?» — башкорт белән татардан туган бала кем була? 
https://www.tiktok.com/@batyr_show

«Безнең өйдәге мәңгелек тема. Менә мин башкорт, ә хатыным үзен татарга саный», — ди ул. 

«Саный түгел, мин татар», — дип кушыла хатыны.

«Ә безнең кызыбыз милләте буенча кем була инде хәзер?» — дип сораган Ильяс аудиториясеннән. 

«Әлбәттә, татар», — дип җавап биргән аңа хатыны. 

«Менә ничек сөйләшергә инде аның белән», — дип елмая Ильяс.

Әлеге ролик 800дән артык комментарий җыйган. 

«Кызыгыз баштар була инде, болай булгач», — дигәннәр. 

«Татарбаш була», — дигән вариант та тәкъдим иткәннәр. 

Күпчелек милләт әтисе ягына карап бирелә дигән фикердә. 

«Әтисе башкорт булгач, башкорт була. Менә мин мишәр, улым да мишәр», — дип язган берәү, мишәрне аерым халыкка санап. 

«Милләте буенча башкорт, әмма татар каны ага»;

«Башкорт була. Күп халыкларда милләт әти ягыннан күчә», — дигәннәр. 

Икенчеләре бу фикер белән килешми. Блогерга кызының татар булып үсәчәгенә шикләнмәскә кушканнар.

«Һич икеләнмәгез, татар була. Чөнки әни кеше үз халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен баласына да тапшырып калдыра»;

«Бала хатын-кыз милләтен ала. Минем ирем рус, балалар үзләрен татарга саный. Казах кызларына өйләнделәр»;

«Милләт ана сөте белән керә ул», — дигәннәр. 

«Ул үзен татар кызы ди бит. Брат, шуның белән барысы да аңлашыла инде. 

«Мин татар, хатыным яртылаш немец, аз гына чуваш, әрмән каны да ага. Ә безнең балалар әйбәт кешеләрдән туган мәхәббәт җимешләре»;

«Минем ике малай. Олысы, характеры буенча — башкорт, кечесе — татар»;

«Сезнең гаиләдә кем баш икәнлеге шунда ук күренә», — дигән комментарийлар да бар.

Берсе: «Өйгә милләтчелек кертмәгез. Сез, беренче чиратта, кешеләр. Бер-берегезне яратыгыз, хөрмәт итегез. Ә милли сорауларны сәәясәтчеләргә калдырыгыз», — дип киңәш иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100