Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева белән Виллиның күптәнге хыялы чынга ашкан

Иҗади гаилә текә машина сатып алган.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева белән Виллиның күптәнге хыялы чынга ашкан
https://www.instagram.com/asaeva_official/

Җырчы Гөлназ Асаева инстаграмга «Инфинити» машинасы янында төшкән фотосын урнаштырган. «Миңа тик син кирәк, сиңа тик мин кирәк. Бик күптәнге хыялыбыз чынга ашты, ниһаять», — дип язган ул. 

Комментарийларда Гөлназ машинаның ире Вилдан Шәмсетдинов белән уртак булуын әйтә.  

Инстадуслары яшь парны яңа машина белән котлап, ак юллар теләгәннәр. Машинагыз котлы булсын! Исән-сау, тигез булып, бәла-казасыз йөрергә язсын», — ди алар. 

Инстачыларны машинаның нинди маркалы булуы һәм бәясе дә кызыксындырган. 

«Эшләп, мондый машина алып булмый шул», — дип тәнкыйтьләүчеләр дә табылган. 

Бер төркем инстачылар Гөлназның үзенчәлекле костюмына игътибар иткәннәр. «Киемең бик матур. Үзең тектердеңме, сатып алдыңмы?»;

«Машина күргән бар, ә мондый костюмны юк. Кайлардан алдың, Гөлназ?» — дип сорый алар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100