Ландыш Нигъмәтҗанова улының сыер буласы килә - кызык видео | intertat.tatar

Ландыш Нигъмәтҗанова улының сыер буласы килә - кызык видео

"Сыер булып нишлисең", дигән сорауга кыска җавап: "Бәйләнәм!"
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова улы Гомәрнең хыялын инстаграмда ачты. Баланың сыер буласы, сыер булып "муу" итәсе килә икән.

Нәни малай "сыер булып, сыерга бәйләнәсе" килә ди. "Үгез булырсың" дигәч тә, Гомәр ризалашмый. "Минем сыер буласым килә", дип үзенекен итә.

Карап алыгыз, кәефегез күтәреләчәк!