Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Безне ничек мыскыл итсәгез дә ярый!»

Җырчы Ләйсән Гыймаева инстадусларына үзенчәлекле, Италиядә тегелгән хатын-кыз киемнәре күрсәтте. Җырчының сыйфатлы һәм зәвыклы образларын интачылар бик җылы кабул итмәгән.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Безне ничек мыскыл итсәгез дә ярый!»
Салават Камалетдинов

Инстачылар җырчыны зәвыксыз күлмәкләр кия дип тәнкыйтьли. «Борынгы заман чуваш күлмәге түгелме соң бу?» — дип кызыксынган бер нстачы.

«Тагын нинди халык фольклоры беләсез? Языгыз! Безне ничек мыскыл итсәгез дә ярый бит», — дип җавап кайтарган Ләйсән.

«Бу киемнәрне кисәгез, һичшиксез, бичураның кодагый әбисе буласыз»;

«Берсе дә матур түгел, кара төсне җенем сөйми»;

«Мин бу күлмәкләрне бушка бирсәләр дә алмыйм»;

«Италия, имеш. Әллә мин моданы анламыйм?»;

«Бигрәк зәвыксыз киемнәр!»;

«Ник берсе кулга тотарлык булсын, матур тугел»;

«Мода һава торышы сыман һәрчак үзгәреп тора, гаҗәп түгел. Бик килешә!»;

«Үзеңә ошаганын ал, кешегә карама»;

«Ләйсән, берсе дә килешми, бу кибетләрне кайдан табасыз?»;

«Икенчесе чегән кызлары кия торган күлмәккә охшаган»;

«Борчылмагыз, Ләйсән. Үз гомерендә мода, стиль дигән әйбернең ни икәнен белмәгән томаналар күп ул. Вьетнам базарыннан 800 сумлык күлмәк киеп, борын күтәреп, әллә ни язып ятучылар, көнчеләр алар»;

«Борчылмагыз! Ләйсән бу киемнәрне сатып алмый, ул бары тик реклама ясап акча эшли. Барлык артистлар да шулай эшли хәзер», — дип язганнар Ләйсән Гыймаеваның инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100