Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Ирләр өйдә ял итәргә тиеш»

Җырчы ир һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре буенча төпле киңәшләр бирә.

news_top_970_100
Венера Шәмиева: «Ирләр өйдә ял итәргә тиеш»
https://www.instagram.com/venera_shamieva/

«Ирләребездән бишне алу өчен ким дигәндә унны бирергә кирәк. Бернинди шартсыз, риясыз. Шул вакытта без ирләребезнең назына һәм мәхәббәтенә төренеп яшәрбез. Мин моны 20 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм», — дип сторис куйган Венера Шәмиева.

«Риясыз бирү. Аңа нәрсәләр керә? Хөрмәт, сүзен тыңлаумы?» — дип ачыклык кертергә теләгән бер язылучы.

«Ирне сүзеннән түгел, күзеннән аңларга кирәк. Арган вакытында артык сорау бирмәскә, тәмле ризык белән сыйларга, өс-башын карап торырга, балаларны тәрбияләргә. Гомумән, ир кеше өйдә ял итәргә тиеш. Алар эшләгәндә сугыштагы кебек, төрле кешеләр, төрле хәлләр белән очраша. Психологлар да шул хакта әйтә. Мал табу җиңел түгел. Шуңа күрә өйдә дә сугыш мохите булырга тиеш түгел. Ниндидер аңлашылмаучылык, үпкәләүләр булырга тиеш түгел. Ирләр өйдә ял итәргә тиеш, мин шуны кайгыртам», — дип җавап биргән җырчы.

«Әгәр хатыны да иртүк торып эшкә китә, балаларны садикка илтә, алып кайта, ире белән икесе бер вакытта өйгә кайтып керә икән, хатын-кыз аш бүлмәсенә кереп китә, ә ир — диванга. Бу очракта нәрсә эшләргә?» — дип сорау биргән бер ханым.

«Хатын-кыз өйдә эшләргә, ә өйдә булмаганда ял итәргә тиеш. Ә ир кеше өйдә булмаганда эшләргә, ә өйгә кайткач ял итәргә тиеш. Хәзерге заманда хатын-кыз эшкә барып эшли, өйдә тагын эшли, ир эштә эшли, өйдә ял итүен күзәтәбез. Үпкәләрләтерлек хәл. Шуңа динебезгә кайтып калабыз, чөнки ислам дине буенча хатын-кыз эшләми. Аның иң зур карьерасы — гаиләсе, тормыш иптәше, балалар. Ислам динендә генә түгел, психологлар да моны сөйли. Әгәр хатын-кызның ныклы гаилә төзисе, яраткан хатын һәм яраткан әни буласы килә икән, ул иң күбе 4 сәгать эшләргә тиеш. Мин килешәм.

Гаиләдә ирем генә эшләсә, ул гаиләне туендыра алмый диючеләр бар. Мин бу әйбергә ышанып бетә алмыйм, чөнки глобаль рәвештә хатын-кызлар эшли башлаганга 100 ел гына әле. Ә кешелек инде ничә мең еллар яши. Элеккеге заманнарда безнең ирләр мамонтлар аулап, гаиләсен туендырган. Гомер-гомергә гаиләдә малны ир кеше тапкан», — дип җавап биргән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100