Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәймиев Салаватка: «Хәмдүнә минем дә пионервожатый булса, мин дә җырлаган булыр идем»

«Не повезло так, не повезло!» - дип шаярта Шәймиев.

news_top_970_100
Шәймиев Салаватка: «Хәмдүнә минем дә пионервожатый булса, мин дә җырлаган булыр идем»
Видеоязмадан скриншот

Салават Фәтхетдинов Минтимер Шәймиенең юбилее уңаеннан моннан 12 ел элек төшерелгән видео чыгарды. 2010 елда Салаватның 50 яшьлек юбилей концертына Минтимер Шәймиев тә килгән. Ләкин ул көнне юбилярны башта Минтимер Шәрипович үзе түгел, ә аңа пародия ясаучы Эмиль Талипов котлый. Видеоязмадан күренгәнчә, бу чыгыш Минтимер Шәймиевнең дә күңелен күтәргән.

Соңрак сәхнәгә Минтимер Шәрипович үзе менә. «Салаватның юбилее. Һәрвакыт әйтәләр, бу — булган егет дип. Чыннан да, Салават булган егет! Рәхмәт сиңа. Без дә сиңа бурычлы, син дә безгә бурычлы. Сине бөтен дөньяда яшәүче милләттәшләрең белсен өчен кем булырга кирәк? Салават булырга кирәк! Рәхмәт моның өчен. Иң зур бүләк — менә ул: сине яратучылар, тамашачыларың, бөтен милләттәшләребез, бөтен республика халкы, моннан да зур бүләк булырга мөмкин түгел. Барыбыз исеменнән менә шушы чәчәкләр сиңа, сезгә, әниеңә, гаиләңә — барыгызга да.

Җырлау дигәннән, әгәр дә Хәмдүнә минем дә пионервожатый булган булса, мин дә җырлаган булыр идем. Не позло так, не повезло… Бай без, булган халык без. Шулай булсын. Эшлик әле, яшик әле, җырлап яшик», — дигән Минтимер Шәймиев Салават юбилеенда. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100