Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев базарда сатулашып йөргәнен видеога төшергән

Бу көннәрдә Фирдүс Тямаев төркеме белән Төркиянең Истанбул шәһәрендә. Анда алар базарга да барганнар. Фирдүскә ташлы йөзек тә алганнар.

news_top_970_100
 Фирдүс Тямаев базарда сатулашып йөргәнен видеога төшергән
"Татар-информ" архивы

Бизәнү әйберләре сатыла торган җирдә сатучы белән Фирдүснең сатулашып торган видеосын карасагыз, билләһи, кәефләр күтәрелә. Төрек сатучысына Фирдүс үзенең җырчы икәнен аңлата, концертларда, яңа сезонда киеп җырларга йөзек алганын әйтә, бәяне төшертмәкче була. Нәтиҗәдә, ул кырык долларга яшел ташлы йөзекне ала. Сатучы аңа әле тырышып-тырышып сары ташлысын да тәкъдим итә. Фирдүснең муенына китереп куеп күрсәтә. Шул вакытта Фирдүс: «Алла-а, буа дип торам», — дип әйтеп куя. Кыскасы, базарга бара калсагыз, үзе әйтмешли, Фирдүсне алып барыгыз. Беренчедән, аның белән «не соскучишься», икенчедән, товарның бәясен дә төшертә, өченчедән, артыкка китсә, вакытында җилтерәтеп алып кайтып та китә.

Тик видеодагы әлеге күренешне кызык итеп рәхәтләнеп көлеп караучылар белән бергә гаеп табучылар да булган.

«Кызлар кебек»,

«Фирдүс улым, Джигурданы беләсеңме? Шуның кебек бөтен бармагыңа такма инде, зинһар»,

«Менә шундый кызык көнкүрештәге видеолар күбрәк кирәк. Алайса гел кәнсирт тә кәнсирт»,

«Төркиядә сатучы сораган бәяне урталай бүләргә кирәк. Татарларны яраталар базарда»,

«Үзегез дә чегәннәр кебек сез, сатучыга бирешмәгәнсез»,

«Сезнең белән базарда йөрергә була-а-а»,

«Авылда тирес аттырырга кирәк, кыланчык!» — дип язганнар инстадуслары. Соңгысына җавап итеп җырчы: «Авылда торган, тирес аткан. Истанбулга барган, йөзек тә алган!» — дип такмаклаган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100