Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәкле костюмнан чыккан егетләрне «егетләр ягына карый» дип шикләнгәннәр

«MINGAZOV» татар кавер-төркеме баянчысы сүзләренчә, аларның стилен Татарстан халкы аңламый.

news_top_970_100
Чәчәкле костюмнан чыккан егетләрне «егетләр ягына карый» дип шикләнгәннәр
Салават Камалетдинов

Төркемнең Инстаграм аккаунтында егетләрнең чәчәкле костюм-чалбардан төшкән фотолары бар. Алар «Татар-информ»га матбугат очрашуына килгәч, бу турыда сорамый кала алмадым. Егетләрнең шундый костюмнан чыгыш ясавын татар халкы кабул итәргә әзерме, дим.

«Дөресен генә әйткәндә, ул костюмнар белән бик кызык нәрсәләр булды. Беренче классик костюмнарны кыска носки (следки) белән кия идек. Банкетларга баргач: «Әйдәгез, без сезгә носки алабыз», — диләр иде. Безнең носки бар дип кешегә күрсәтә алмыйбыз бит.

Икенче костюмнар белән дә шундый сорау булды. Дүртенче чәчәкле костюмнарга килгәндә, белгәнемчә, аны миңа әйттеләр дә, бу — Питердагы «последний писк моды». Татарстанда күбесе андый әйберне аңлап бетерми. Мәскәүдә, Төркиядә аңлыйлар, ә Татарстанда ни өчендер аңламыйлар. Ни өчен икәнен аңлатып та булмый.

Шуңа карамастан без моңсуланмыйбыз. Алда бик күп костюмнар булачак, кеше сүзен тыңлап кына…» — дип сөйләде төркем солисты.

Баянчылары Рүзәл шулай ук: «Татарстан халкы ул стилне аңлап бетерми. Тора бара аңларлар, без башладык», — дип өстәде.

«Радик Юльякшинны карасак, аның киемен дә күп кеше аңламады, безнең белән дә шул хәл», — ди Ильяс.

Сез бит инде ир-атлар төркеме, чәчәкле костюмнар артында «ир-атлылык» югалмыймы, дип сорадым.

«Юк, нәрсәгә югалырга тиеш ул? Кайбер видеолар астындагы комментарийларны укыган бар. Артык әйбер әйтәсем килми. Имештер, без егетләр ягына [иск. — карыйбыз] инде күбрәк… Юк, андый әйбер юк, без — нормальныйлар. Бу — сәхнә образы», — дип җавап бирде Ильяс.

Егетләр сәхнәдә күренә башлагач та, кура җиләге төсендәге костюмнардан чыгыш ясаган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100