Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Айфара» солисты Алмаз: «Заһид Мәхмүдинең «Мин тиле гашыйк» җырын яңартасыбыз килә»

«Мин тиле гашыйк» шигыре - Заһид Мәхмүдинең танылган иҗат җимеше. «Айфара» төркеме быел 30 еллык юбилее уңаеннан бу җырны яңача башкарырга уйлый.  

news_top_970_100
«Айфара» солисты Алмаз: «Заһид Мәхмүдинең «Мин тиле гашыйк» җырын яңартасыбыз килә»
Рамил Гали фотосы

1990нчы елларда популяр саналган «Мин тиле гашыйк» җырының сүзләрен Заһид Мәхмүди, көен «Айфара» төркеме музыканты Рәшит Мәкъсүтов иҗат иткән. Әлеге җыр - Заһид Мәхмүдинең җырга әйләнгән бердәнбер шигыре. Бу хакта «Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин сөйләде.

 — 1990нчы елларда Язучылар берлегендәге шагыйрьләр, үзешчән композиторлар бәйрәмнәргә, фестивальләргә, төрле очрашуларга җыелып тора идек. Шул чорда кулыма Заһид Мәхмүдинең шигырьләре килеп эләкте. Әле ул вакытта машинкада гына җыелган кәгазьләр, китапта да басылып чыкмаган. «Мин тиле гашыйк» шигыренә күзебез төште. Төркемебездәге музыкант Рәшит Мәкъсүтов бу юлларга көй салды. «Ак каен» җыры хәтле булмаса да, безнең репертуарда ул җыр да үз урынын алды, хәйран еллар җырланды, — дип сөйләде «Айфара» солисты.

Быел «Айфара» төркеме оешканга 30 ел. Алмаз Шәрифуллин шул уңайдан «Мин тиле гашыйк» җырын яңартырга исәпләүләре турында әйтте.

— «Яңгырашы инде 90нчы еллардан калган. Җырга яңа сулыш бирәсе килә. Кызганыч, ул заманнарда концертларны бары тик телевидение чакыртып кына төшертә идек. Хәзерге кебек технологияләр, мөмкинлекләр булмады. Шуңа күрә бу җырның видеоязмасы да юк.

«Мин тиле гашыйк» шигыре - Заһид Мәхмүдинең иң танылган иҗат җимеше, бу турыда аның үзенең дә әйткәне бар. Шунлыктан, Заһид абый улы Фәнис Камал белән фильм төшергәндә мине дә съёмкаларга, эпизодик рольгә чакырган иде. Соңгы тапкыр шунда күрешеп калдык. Заһид абыйның китүен ишеттем, бик иртә. Якыннарының кайгысын уртаклашам, — диде Алмаз Шәрифуллин.

«Мин тиле гашыйк»

Заһид Мәхмүди сүзләре, Рәшит Мәкъсүтов көе

Мин кочаклыйм сине шашып,

Сине, гүзәлем.

Алсу йөзеңнән үпмичә

Ничек түзәлим?

Назлы сүзләр көтмә миннән,

Үбәргә ашык.

Мәхәббәт сүзләр яратмый,

Мин — тиле гашыйк.

Мин үбәрмен сине шашып,

Син дә бул уяу.

Хисләремнән айнымасам,

Көтмә син аяу.

Тын куыргыч үбүләрем

Чәчәк күреп ал.

Бергә чаклар бик тиз үтәр,

Кадерен белеп кал.

Мин көләрмен тиле сыман,

Ә син еларсың.

Югалырмын хыял кебек,

Яшең юарсың.

Назлы сүзләр көтмә миннән,

Үбәргә ашык.

Мәхәббәт сүзләр яратмый,

Мин — тиле гашыйк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100