Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бирән», «дуңгыз» дигәннәрен мәңге онытмам»: Зәринә Хәсәншина балачагы турында яза

Җырчы инстаграмга ун ел аерма булган ике фото белән коллаж куйган.

news_top_970_100
«Бирән», «дуңгыз» дигәннәрен мәңге онытмам»: Зәринә Хәсәншина балачагы турында яза
Салават Камалетдинов

Җырчы Зәринә Хәсәншина кечкенә чакта артык авырлыктан интеккән, шул сәбәпле яшьтәшләре, хәтта укытучылары тарафыннан төрле мыскыллау һәм көлүләргә дучар булган. «Сул як фотодагы барлык яклауга мохтаҗларны якларга әзер, ләкин үзен яклый алмаучы кечкенә кызны кочагыма алып юатасым килә. Мин аңа: «Син тагын унбиш елдан дөньядагы иң гүзәл кызга әвереләчәксең», — дип әйтер идем. Балачакта күңелемдә тирән яра калдырган мыскыллау сүзләрен көн саен ишетә идем. «Таза», «дуңгыз», «бирән» кебек ямьсез сүзләрдән комплексларым тагын да артты, үз-үземә бикләндем. Синнән яшьтәшләрең көлү бер хәл, ә менә шундый сүзләрне өлкәннәр әйтсә? Мәктәптә булган бер очракны мәңге онытасым юк. Сыйныфташларым белән урамда уйнаганда, укытучыбыз узып бара иде. Ул: «Хәсәншина, ул майларыңны бераз миңа да бирмисеңме соң?» — дип эндәште. Җавап итеп елмайдым гына… Соңыннан төне буе елап чыктым.

Әлеге проблема белән очрашучы яшүсмерләр күп икәнен беләм. Минем кадерле «пышкаларым»! Үзегезне вакытында кулга алыгыз, аннары тагын да авыррак булуы бар. Әниләр, кызларыгызга әнием миңа терәк булган кебек терәк булыгыз», - дип язган җырчы.

Инстачылар Зәринәнең бик матур кызга әйләнүен, кечкенә чакта юкка борчылуын язалар. «Син бит безнең Дженнифер Лопес», — дигәннәр аңа. Бер инстачы Зәринәдән ничек ябыгуы белән кызыксынган. «Кечкенә чакта ач тора, күнегүләр ясый идем. Хәзер дөрес тукланам», — дип җавап биргән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100