Башкортстанда кар яуган — видео | intertat.tatar

Башкортстанда кар яуган — видео

Әле саргаеп бетәргә өлгермәгән яшел яфраклар өстенә кар бөртекләре төшүе күренә.

Башкортстанның Белорет районында 19 сентябрьдә кар яуган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Беренче кар фотолары социаль челтәрләрдә таралды.

Видео кадрларында әле саргаеп бетәргә өлгермәгән яшел яфраклар өстенә кар бөртекләре төшүе күренә. 

«19 сентябрь. Белорет районы. Кар ява», — дип видео авторы.