Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачуринаның әбисе 90 яшьлек юбилеен биеп уздырган — видео

«Нәнәйне биетергә курайчы чакырттык», — дип сөйләде җырчы «Интертат»ка.

news_top_970_100
Алия Карачуринаның әбисе 90 яшьлек юбилеен биеп уздырган — видео
https://www.instagram.com/p/CFNeiQYqykJ/

«Әтиемнең әнисе — Рәшидә әбиемә шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул Башкортстанның Чишмә районы Калмаш авылында яши. Юбилейга бөтен туганнар җыелышып кайттык. Нәнәйне биетергә, шулай ук миңа җырлаганда кушылып уйнарга курайчы чакырттык», — дип сөйләде җырчы «Интертат”ка.  

Рәшидә апа биегән видеоны Ришат Төхвәтуллинның инстаграмдагы рәсми фан-аккаунтына урнаштырганнар. Инстачылар да, шат күңелле әбигә карап, соклануларын яшермәгәннәр. Аңа, туган көне белән тәбрикләп, матур котлау сүзләре яудырганнар. 

«Йөз яшькәчә шулай сәламәт булыгыз, куанып яшәгез»;

«Бәхетле картлыклар телибез»;

 «Һәммәбезгә дә менә шулай шатланып яшәргә язсын!», — дип комментарийлар калдырган алар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100