Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти эшли, әни җырлап тора» — Рамилә Хәертдинова матур гаиләсен күрсәтте

Рамилә Хәертдинова инстаграмга җылы видео куйган.

news_top_970_100
«Әти эшли, әни җырлап тора» — Рамилә Хәертдинова матур гаиләсен күрсәтте
Владимир Васильев

Идеаль гаиләдә берең эшләгәндә, икенчең җырлап булса да торырга тиеш. Җырчы Рамилә Хәертдинованың әти-әнисе әнә шулай гөрләшеп яши. Әтисе ат белән бакчада бәрәңге төбе өя, әнисе җырлап, көч биреп тора. Җылы видеоны Рамилә инстаграмга урнаштырган.

«Авыл тормышы шундый. Көн дә эш. Башта бәрәңгене утыртасың, аннары утыйсың, аннары ат белән сызасың. Көзгә шуннан уңыш аласың. Күпме хезмәт кирәк бәрәңге ашау өчен! Әле авылда ат та юк бит, күрше авылдан әни чакыртты. Әти белән Хәлим абый эшләгәндә, әни җырлап тора. Җиңелерәк булыр ди. Эх, тормыш, алай да уза, болай да уза», — дип язган Рамилә.

«Эх, әниеңне эшләтергә түгел, җырлатып кына торырга кирәк. Афәрин тавышларына! Мең яшә, менә кайда югалып ята талант»;

«Әниегез бик матур, җырлавын яратам»;

«Күбрәк куегыз әниегезне, көтеп калабыз», — дип мактаганнар Рамиләнең әнисе Роза ханымны инстачылар.

Рамиләнең апасы да комментарий калдырган. «Хәерле кич, алтыннарым. Әти бәгърем, эш атым. Трактор белән сыздырабыз бакчаны дип сөйләшкән идек бит. Син эшсез тора алмыйсың инде. Әни, ничек армыйсың син? Бер атна осталар ашыттың, өстеңдә күпме бала-чага. Исән-сау булыгыз. Сез - безнең яшәү стимулыбыз», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100