Рөстәм Миңнеханов Тина Канделаки белән бергә сторизга видео яздырды

Тина Канделаки бүген Казанда. Ул президентыбызны сториска видео куярга өйрәтте һәм Рөстәм Миңнехановның инстаграмына беренче сторисны Тина үзе төшереп куйды.
Тина Канделаки беренче сториста Президентыбызны котлады. "Рөстәм Нургалиевич, беренче видеогыз белән котлыйм сезне. Ошыймы сезгә әлеге формат, дәвам итәчәксезме?" - дип сорады. Президентыбыз аңа җавап итеп: "Әлбәттә, дәвам итәчәкмен, рәхмәт" - диде.


Икенче сторисны ул үзе төшереп куйды. "Бу без, чәй эчеп утырабыз. Бик акыллы сүзләр әйтте безнең "подруга". Мин аңа уңышлар телим, ул молодец" - диде. 

Ә сез президентыбыз Рөстәм Миңнехановның инстаграмын күзәтеп барасызмы?