Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвина: «15 яшемдә эшли башладым, беренче хезмәт хакыма әниемә тун алып бирдем»

Җырчы, дизайнер Ильвина инстачыларның кайбер сорауларына җавап бирде.

news_top_970_100
Ильвина: «15 яшемдә эшли башладым, беренче хезмәт хакыма әниемә тун алып бирдем»
Владимир Васильев

Ильвина үзенең виртуаль дусларын җаваплары һәм киңәшләре белән сөендерде. «Ильвина, ничек үз-үзеңне кабул итеп ярата башларга?» — дип сорау биргән бер инстачы.

«Һәрберебез индивидуаль, үзенчә матур, кызыклы һәм сәләтле. Шаблон буенча яшәргә кирәкми. Мин үземә булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне хезмәтем белән яуладым. Көндәлек хезмәтем, тырышлыгым белән! Бу — камилләшү, үз-үзеңне танып белү, үзанализ. 15 яшемдә ресторанда рәсми рәвештә җырчы булып эшкә урнаштым. Сәгать кичке җидедән унбергә кадәр эшли идем. Дүшәмбе генә ял итә идем. Эштән өйгә соң кайта идем, иртән торып дәресләрне әзерли идем. Эшем миңа мәктәпне алтын медальгә тәмамларга комачауламады.

16 яшемнән өч эштә эшләдем, параллель рәвештә беренче курста укый идем. Мин һәрвакыт эшләдем. Яңалык эзләдем! Өйрәндем! Тырыштым! Беренче хезмәт хакыма әниемә тун алдым, 18 яшемдә әти-әниемә бакчаларында кечкенә генә йорт салып бирдем. Баламның әтисен 19 яшемдә генә очраттым, миңа ярдәм итүче булмады. Миңа тиздән 30 яшь. Мин үземне яратам! Үзсүзле, максатчан, кыю, намуслы булуым өчен яратам!

«Сез бик матур! Гүзәллек конкурсларында катнашырга кирәк!» — дип язган берсе.

«Рәхмәт! Чынлыкта, мин үземнең тышкы кыяфәтемне озак кабул итә алмадым. Һәрвакыт үземдә җитешмәгән якларны эзли идем. Һәрвакыт нәрсәдер ошамый иде», — дип җавап биргән Ильвина.

«Син ачык кешеме?» — дигән сорауга Ильвина менә ничек җавап биргән:

«Мин ихлас, барысын да якын кабул итәм, ышанам. Тик тормыш тәҗрибәсе бар кешегә дә ачылып бетмәскә өйрәтте».



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100