Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Менә шулай яздырабыз без җырларны…»

Җырчы Гүзәл Уразова кулына бала тотып, җыр яздырып яткан видеоны инстаграмга куйган.

news_top_970_100
 Гүзәл Уразова: «Менә шулай яздырабыз без җырларны…»
https://www.instagram.com/guzelurazova/

«Менә шулай яздырабыз без җырларны. Балалар кечкенә чагында бер-берсенә охшаган була. Үзебез дә кайчакта фотоларын бутыйбыз. Монда аңа дүрт ай һәм бу кем: Камилла, Самир яисә Ариана?» — дип сорау биргән Гүзәл.

Әйтергә кирәк, җырчы гаиләсендәге дүрт бала да бер-берсенә бик нык охшаганнар. «Илдарныкылар», — дип йөртәләр аларны. Чынлап та, Гүзәл чалымнарына караганда, әтиләре төсмере күбрәк чагыла сабыйларда. Гүзәлнең әлеге соравына да виртуаль дуслары төрлечә җавап биргән. Сигез йөздән артык комментарийларда чиратлашып атаганнар балаларны.

«Самирга охшаган сыман. Ләкин кофтасы ал төстә инде. Хәер, ике апасыннан соң туган малайга ал төстә дә ярап торгандыр, мәзәктәгечә»,

«Камилла бу, аның елмаюы шундый матур»,

«Ариана! Йөз процент!»,

«Самир белән Ариана бигрәк тә бер-берсенә охшаганнар»,

«Балаларыгыз бетереп әтиләренеке!» — дип язганнар Гүзәлнең инстадуслары.

Әллә чынлап та видеода кайсы бала икәнен танымый Гүзәл-Илдар, әллә шаярталар. Бернинди дә ачыклык кертмичә, «Әйтәм бит, үзебез дә буталып беттек», — дип өстәп куйган Гүзәл.

Сүз уңаеннан, видеода җырланган җыр музыкаль мәйданчыкларда яңгырамаган, халыкка барып ирешми калган икән.

«Нишләп бу җыр бер дә ишетелгәне юк, Гүзәл? Ул чыкмадымы әллә?» — дип сорау биргән бер игътибарлысы.

 «Юк шул. Моннан соң чыгарасы булыр инде», — дип җавап кайтарган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100