Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина виртуаль дусларына бернәрсә дә эшләмәскә тәкъдим иткән

Җырчы ачыш ясавы турында язган.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина виртуаль дусларына бернәрсә дә эшләмәскә тәкъдим иткән
архив

Дилә Нигъмәтуллина матур фотосын куйган да, көнен бернәрсә эшләмичә уздыруы турында язган.

«Бүген үзем өчен ачыш ясадым. Өйдәге эшләрне эшләрмен дигән идем. Сәгать көндезге өч иде, ә мин көнкүреш эшләренә тотына алмадым. Аннары үземә сорау бирдем: ник бу көнгә кадәр шкафны җыештыра һәм керләрне үтүкли алмыйм?! Шул вакытта мин күзләремне йомдым да балачагымны искә төшердем. Әнием күз алдыма килеп басты, ул гел кер үтүкләргә һәм өй җыештырырга мәҗбүр итә иде. Уйныйсы һәм китап укыйсы урынга мин икенче сыйныфтан өй җыештыра, ашарга пешерә идем. Мөгаен, шуннан башлап кер үтүкләүне җенем сөймидер. Турысын гына әйткәндә, өй җыештырырга да бик яртамыйм.

Шулай итеп, кулыма китап алдым да җайлап ятып укый башладым. Кинәт шундый рәхәт булып китте.

Үземне котлыйм. Бүген бернәрсә дә эшләмәдем. Беләсезме, кайвакыт шулай эшләргә кирәк икән. Сезгә дә тәкъдим итәм», — дип язган ул.

Җырчының виртуаль дуслары бу тәкъдимне ошаткан һәм үзләрендә сынап та карарга булганнар.

Ә кайбер инстачылар бу ысулны күптән куллана икән инде.

«Шуны бүген генә аңладыгызмыни?» — дип тә аптыраган кайберәүләр.

«Ялкаулык да хөрмәткә лаеклы сәбәп дип уйлыйм. Ялкаулансам, тәгәрәп ятам гына. Дөрес, кайвакыт ятарга да иренәм», «Берни дә эшләмәү — яраткан ял итү ысулым», «Бушка узган көн — әрәм гомер шул» һ.б. комментарийлар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100