Айгөл Бариева әниләр турында «җаннарны айкый торган» җыр яздырган

Җырны тыңлаган кешеләр сүзләрен дә, көен бик ошаткан, туганнарына да җибәргәннәр.

Айгөл Бариева әниләргә багышланган җыр яздырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Кадерле дуслар! Барыгызга да зур рәхмәт! Бик күп матур сүзләр язасыз. Зур рәхмәт. Кайберәүләр бу җырны әниләренә дә җибәргән. Мин бик шат. Шундый матур сүзләр һәм музыка — мин алар да сөенгән дип ышанам», — дип яза Айгөл.

Инстачылар бертавыштан җырны мактый. «Җаннарны айкый», «күздән яшьләр чыга», «эчтәлекле, матур шигырь, искиткеч башкару», — дип язалар.

«Мондый матур тавыш белән әни турында гына түгел, шайтан турында җырласаң да, тыңлап туеп булмый», — диләр.