Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева кызына нинди исем кушкан?

Оныгына кем исеме кушачакларын бәхетле әби — Лилия Биктимерова сөйләгән.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева кызына нинди исем кушкан?
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлназ Асаева әни булды дип язган идек. Җырчы инстаграм сторисларында бәбине бик җиңел табуы, инде берничә сәгатьтән соң ук йөгереп йөри башлавы турында язган. Гөлназ әлегә бәби таптыру йортында кызы һәм ире Вильдан Шәмсетдинов белән бергә.

Гөлназ белән Вилли кызларына Динә дип исем кушачак. Оныгының кем исемле булачагы турында бәхетле әби — Гөлназның әнисе, җырчы Лилия Биктимерова сөйләгән. «Менә шулай нәнәй булдык та куйдык. Әле безнең якта нәнәй дип тә түгел, зур инәй дип әйтәләр. Инде исән-сау үстерергә язсын. Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Оныгым миңа охшаган. Барыгыз да бәбинең исемен сорыйсыз. Шәмсетдинова Динә Вильдан кызы була, Аллаһы теләсә», — дигән ул сторисларында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100