Диләрә Илалетдинова парникта каз йолкыган | intertat.tatar

Диләрә Илалетдинова парникта каз йолкыган

Җырчыга каз сатып алырга теләүчеләр язган.

Диләрә Илалетдинова иртәнге сәгать биштә торып дәү әнисенә каз өмәсенә кайткан. Бу турыда ул сторис куйган.

Җырчының дәү әнисе җаен тапкан, казларны парникта йолкуны көйләгән. Парникта ышык та, аннары өйдә дә, мунча да чиста кала, каз мамыгы таралмый.

Каз мамыгын да парникка чүпрәк өстенә җәеп салганнар.

Җырчының виртуаль дуслары «каз сатмыйсызмы» дип кызыксынган.