420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Илсөя Бәдретдинова төркеменең директоры Гүзәл Карамиева белән Хәмдүнә апа Тимергалиеваның каберенә барган. Видео җырчының Instagram челтәрендәге фан төркемдә чыккан.
«Привет, Хәмдүнә апа!», — ди җырчы ханым, һәм бераз тынлыктан соң: «Башка сыймаслык». — дип өстәп куя. Шул ук вакытка Гүзәл ханымның да: «Сүзсез», — дип әйтүе туры килә.
Инстачылар әле дә: «Нигә Хәмдүнә апаның кабере юл читендә?», — дигән сорау борчый. Аның Курган зиратында җирләнгәнен аңлатып язучылар да бар, тик бер сорау кабатланып тора.
Илсөя Бәдретдинованың кабергә баруын хуплаучылар да, «Нишләп гел куясыз? Кызык таптыгызмы әллә?», — дип язучылар да бар.