Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Илфат Фәйзрахмановның намазын полиция хезмәткәре бүлдергән

Журналист мәчеттән борчылып кайткан.

news_top_970_100
Журналист Илфат Фәйзрахмановның намазын полиция хезмәткәре бүлдергән
Солтан Исхаков

Илфат Фәйзрахманов үзенең инстаграм сәхифәсендә ни өчен мәчеттән борчылып кайтканын аңлаткан.

«Хәерле көн, җәмәгать. Әле генә җомга намазыннан бик борчылып кайттым. Фарызга кадәрге дүрт рәкәгать сөннәтне укып яткан вакытта бер полиция хезмәткәре сафларындагы халыкны этә-төртә ботинкасын эзли башлады. Мин түзмәдем, намазымны бүлеп, аңа кисәтү ясадым. «Болай йөрергә ярамый», — дип ул ишетсен өчен аз гына курткасына кагылып та киттем. Ә ул кинәт кенә борылды да: «Сез әле мине өйрәтмәкче буласызмы? Миңа гомумән кагылырга ярамый», — дип үзе миңа бармагы белән төртте. «Миңа да бармак белән төртергә ярамый», — дидем. Мырлый-мырлый, халыкны ишә-ишә чыгып китте.

Бәлки, берәр «чп» булгандыр, чөнки мулла да алышынды. Аңлыйм. Ләкин син тәртип сакчысы икән, түргә менеп кунаклама, чыгып китәргә җайлы булсын өчен ботинкаңны да кырыйга гына куй.

Мин намазымны яңадан башладым, буталып беттем. Минем кебек башкалар да намазны соңга калып тәмамлады. Өстәгеләр инде башка догаларны укый һәм йолаларны үти башлаганнар иде.

Бу бит Татарстан җирендә, җәмәгать. Без татар илендә. Мөселман җире дип саныйбыз Татарстанны. Татарлар, мөселманнар аз булган рус төбәкләрендә мөселманнарга карата тискәре, бик үк хөрмәтле булмаган карашларны ишетеп көрсенәбез. Без, әлбәттә, христиан диненә дә, рус һәм башка милләтләргә дә толерант, ләкин минем динемне дә хөрмәт итәргә кирәк. Мин сәҗдәгә киткән вакытта минем өстемнән таптап китәргә ярамый Татарстан илендә. Шуңа борчылып кайттым.

Полиция эше турында, гомумән, бу хакта «Безнең гәҗит»тә дә язачакмын. Хәбәр биргән идем инде, безнең авыл зиратыннан чардуган тимерләрен урлап чыгып киткәннәрен. Аны ничек эзләүләре турында да язармын. Жванецкий исән булса, бик әйбәт сатирик хикәя язар иде.

Хөрмәт итсеннәр иде безне, тәртип булсын иде. Полиция тәртип урнаштыру өчен янып-көеп яшәсен иде. Курткасына бераз кагылганы өчен «Кагылырга ярамый», — ди. Куркып тордым, полицияне кыйнады дип, мине кулга алырга көтеп тормыйлармы икән дип. Менә шулай психланып кайттым, гафу итегез», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100