Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитованың затлы туны күпме тора?

Олимпия чемпионы инстаграмда көзге фотолар урнаштырган.

news_top_970_100
Алинә Заһитованың затлы туны күпме тора?
https://www.instagram.com/azagitova/

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсендә затлы тунын күрсәтте. Инстачыларга исә бу ошап бетмәгән. Пост астында тунның натуральмы, түгелме икәнлеге турында зур бәхәс купкан. Берәүләр тунның чын хайван мехыннан тегелгән булуын дәлилли, Алинәне хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга өнди.

«Ясалма туннарга игътибар бирсәң иде. Бу җылы туннар хайваннарның үзләренә кирәк»;

«Тоm Ford фирмасы бары тик натураль тире генә куллана. Куян тиресеннән тегелгән тун бу»;

«Бөтен дөнья хәзер ясалма тун кия. Сезнең кебек танылган кешеләр дә шул юнәлешне пропагандаларга тиеш»;

"Мондый фотолар куярга ярыймы инде? Бичара хайваннар. Оят булырга тиеш»;

«Бу очракта Алинә гаепле түгел. Модельгә сүз тидерергә ярамый. Ишегалдында 21 гасыр булганда, һаман чын мех эшләнмәләре тегүче фирмаларга карата сораулар туа», — дип язганнар.

Икенчеләре исә тун ясалма мехтан ясалган дип яза. Әлеге фирманың 2018 елдан башлап ясалма туннар тегә башлавы турында мәгълүмат китергәннәр. Интернет киңлекләреннән тунның бәясен һәм фирмасын да эзләп тапканнар."Бу тун ЦУМда 645 мең сум тора», — дип язган бер инстачы.

«Искиткеч», «Көннән-көн чибәрләнә барасың», «Син инде чын хатын-кызга әверелеп киләсең бит», «Туның үзеңә бик килешә» кебек комментарийлар белән беррәттән: «Бу матур дип саныйсызмы? Урам кызлары кия торган тунга охшаган», — дигәне дә бар.

Берәү нигәдер: «Заһитова, син чын авыл», — дип тә комментарий калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100