Гүзәлем 200 меңлек сәхнә костюмын күрсәтте

Җырчы Инстаграм битендә сәхнә костюмнарының бәясен әйтте.

Гүзәлем зәвыклы сәхнә костюмында төшкән фото урнаштырган. «Сәхнә костюмнарының бәясе 200 мең сум, дөрес. Сәхнә костюмнарына акча кызганмыйбыз, чөнки бу безнең яраткан эшебез. Тамашачыбызны яратабыз, хөрмәт итәбез», — дип яза ул.