Айгөл Рәхимова: "Үземнең симез, котсыз һәм надан икәнемне белдем"

Айгөл Рәхимова: "Үземнең симез, котсыз һәм надан икәнемне белдем"
Җырчы Айгөл Рәхимованы кемдер симез, котсыз һәм надан дип атаган, ахрысы. Айгөл бу турыда инстаграмында язып чыккан.

"Бүген үземнең котсыз, симез һәм надан икәнемне белдем. Моннан соң миңа акыллы, тәрбияле һәм адекват кешеләр компаниясенә эләгү кирәк иде. Аллаһыма рәхмәт, нәкъ шундый кешеләр әйләнә-тирәмдә бар", - дип үз-үзен юатып та куйган Айгөл.

"Кешегә тагын нинди фигура кирәк икән? Хәзерге заманда кешегә ай белән кояш та ярамый", "Симез булсагыз, сезгә "анорексичка" диярләр иде, игътибар итмәгез", - дип юатканнар Айгөлне инстадашлары.