Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идрис Газиев кайбер җырчыларның Башкортстанга керә алмаулары турында фикерен әйтте

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев сүзләренчә, сәнгатьнең, җырның чикләре юк.

news_top_970_100
Идрис Газиев кайбер җырчыларның Башкортстанга керә алмаулары турында фикерен әйтте
Салават Камалетдинов

Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында Фирдүс Тямаевның концерты булмады. Концертның булмаячагын Фирдүс авылга, Кама Тамагыннан 700 чакрым үтеп килеп җиткәч кенә белде. Илсөя Бәдретдинова да: «Без инде хәзер ничә ай дәвамында Башкортстан республикасындагы районнарга концертлар белән керә алмыйбыз», — диде.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев кайбер татар җырчыларының Башкортстанда концерт куя алмаулары турында үз фикерен әйтте.

«Мин продюсерлар белән эш иткән кеше түгел, нечкәлекләрен белмим. Ничек кенә булмасын, безнең илебез бер. Җырчылар, кая барырга теләкләре бар икән, шунда барып җырлый алалар. Тыю-тыймауга карашым — бу дөрес түгел. Җырчылар бөтен җирдә дә җырларга тиеш. Бу — факт. Сәнгатьнең, җырның чикләре юк.

Аеруча ике республикада уртак тамашачы, җыр-моңга гашыйк булган халык булганда! Җыр-моң халкыбызның тормышында бик зур өлеш алып тора. Кертмәүләргә сәбәп табу, кимсетүләр кебек ямьсез күренешләр киләчәктә булмас, уртак тел табылыр дип уйлыйм. Аның нечкәлекләренә кереп бетә алмадым… Мин җырчы, мин җырларга тиеш. Бу эшне оештыручылар тигезләп алып барырга тиеш. Мәсәлән, продюсерлар. Җырчы кешегә кагылышлы әйбер түгел бу. Бу мәсьәлә икенче дәрәҗәдә чишелергә тиеш», — дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100