Фәрит Мөхәммәтшин: “Бакчабызга бәрәңге утыртып, кортын да үзебез җыябыз” | intertat.tatar

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бакчабызга бәрәңге утыртып, кортын да үзебез җыябыз”

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, 8 март уңаеннан, “Яңа Гасыр” каналында чыгучы “Секреты татарской кухни” тапшыруына килеп, хоббие белән уртаклашты, хатын-кызның гаиләдәге роле, яраткан ризыгы һәм үз хатыны турында сөйләде.

Кунак буш кул белән йөрми, Фәрит Хәйрулла улы “Секреты татарской кухни” тапшыруының юбилее уңаеннан үзе турындагы китапны алып килгән. Тапшыруның эфирга чыга башлавына быел ун ел. “Татар милли ризыкларын пропагандалаган тапшыруны чын күңелемнән котлыйм, татар милли ризыкларын һәркем ярата” диде ул.

Тапшыруның алып баручысы Руслан Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, Фәрит Хәйруллин – оста балыкчы. Шуңа күрә ул тапшыруга үзе тоткан ике судак балыгы алып килгән. Парламент җитәкчесе аның берсеннән уха пешерде, икенчесен чын татар мичендә әзерләде.

- Фәрит Хәйруллович, үзегез ашарга пешерәсезме? Сирәк кенә булса да кухняда кайнашасызмы?

- Беренчедән, минем төп бурычым балык тоту дип уйлыйм. Хатыным һәм башка гаилә әгъзалары аны менә дигән итеп әзерли. Бик сирәк кенә булса да бу эшкә мин дә кушылам.

- 8 март – хатын-кызлар көне. Бу көнне ир-атлар аш-су бүлмәсендәге эшләрне үз өстенә алырга тиешме, ничек уйлыйсыз?

- Моны теләсә нинди ир-ат хатын-кызларга хөрмәт белән башкарадыр дип уйлыйм. Билгеле, бәйрәм көнендә ирләр хатыннарына ничек тә булса ярдәм итәргә, теге яки бу эшне алардан алда эшләргә тырыша, кухняда да ярдәм итә. Дөрес, мин ашарга пешерү буенча мактана алмыйм. Түгәрәк килеш йомырка пешерә, колабаса белән бәрәңге кыздыра беләм.

- Әбиегез нинди милли ризыклар белән сыйлый иде? Балачактан нинди тәм исегездә калган?

- Балачакка кайтсак, иң истә калганы – баскан токмач белән шулпалы аш. Күз яше кебек чиста шулпа ул. Көн дә ашамасак та, бәйрәмнәргә ит белән бәрәңгедән зур гаилә бәлеше салына. Бәлеш пешкән көн – чын бәйрәм була иде инде. Хәзер өйдә өчпочмак та әзерләнә. Иртәләрен аеруча да суда пешкән ботка шәп килеп чыга. Чәй пешерә белү – үзе бер сәнгать. Аның өчен аерым чәйнек кирәк. Ул озак торып суынырга да тиеш түгел.

- Сезнең гаиләдә 8 мартка гына хас традицияләр бармы? Бәлки тормыш иптәшегез берәр үзенчәлекле ризык әзерлидер?

- Бергә җыелу гадәте бар бу көнне. Әниебезне оригиналь итеп котларга тырышабыз. Мин өйдә булсам, билгеле, читтә калмыйм. Гадәттә, табын әзерләү аның өстендә. Без инде ярдәмчеләр генә.

- Фәрит Хәйруллович, бүген Татарстан сәясәтендә хатын-кызлар күпме?

- Ил, республика, район-авыл җирлекләре сәясәтендә хатын-кызлар саны, активлыгы бик кызыклы факт. Ул бу эшкә кагылышлы хатын-кызлар шөгыле аша күренә. Бу депутат хатын-кызлар гына түгел, һәркайсы үз урынындагы активист хатын-кызлар, укытучылар, табиблар. Аларның рольләре алыштыргысыз. Һәр ир-ат та хатын-кызлар кебек сабыр түгел. Алар теләсә нинди мәсьәләне акыл белән яратып чишә. Безнең өчен хатын-кыз - чыннан да сәясәтче ул. Дәүләт Советында 14 хатын-кыз бар. Теләсә нинди сәяси, социаль, икътисадый мәсьәлә буенча хатын-кыз депутат чыгышы аерым төсмер өсти. Аларда бу мәсьәләнең мөһимлеген хатын-кызларча тою дигән әйбер бар. Һәм бу мәсьәләләрне чишкәндә башка депутталар да хатын-кызлар фикеренә колак сала. Мин аларга бик рәхмәтле. Яңа парламентка сайлаулар алдыннан хатын-кызлар активрак булсын иде дигән теләктә калам.

- Балыкчы буларак, үзегез уха пешергәнегез бармы?

- Әйе, андый мөмкинлекләр, дөресрәге ихтыяҗ килеп чыккалады. Учакка казан асып уха пешергәнем бар. Учакта пешкән ухага төтен исе сеңеп, аерым тәмгә ия була.

- Фәрит Хәйруллович, тоткан иң зур балыгыгыз ничә килолы иде?

- Үз гомеремдә иң зур балыкны Әстерханда тоттым. 20 минут буе чыгардым судан. Бу 8 килолан артыклы җәен балыгы иде. Аның фотосурәте әле дә архивымда саклана. Бу – минем иң зур балыгым. Иделдә, Матюшино тирәсендә 5-7 еллап элек 5,5 килолы чуртан тоттым. Бу да бик зур көрәш иде. Хәтеремдә, бу вакытта Минтимер Шәймиев пристаньга чыкты да: “Ну син, чын балыкчы” дип әйтеп куйды. Минем янымда оныгым Алинә. Балык беренче сыйныфта укучы оныгым белән бер буйда иде. Билгеле, бу бик зур канәгатьлек, балыкчы шатлыгы. Әмма балыкка барган саен алай булмый.

- Сәясәтче ир-ат булуда тормыш иптәшегезнең роле ни дәрәҗәдә?

- Хатынымның ролен бәяләве кыен. Аңа сабырлк күбрәк, иренә терәк булу, аны аңлау кирәк. Миңа бик “повезло”. Җитди итеп тә, көлеп тә әйтәм: бер хатын белән 48 ел яшим. Балалар үстердек, оныклар тәрбиялибез. Ул – гаилә учагын саклаучы. Минем тормыш иптәшем ул магнит кебек үзенә тартып тора. Шимбә саен оныклар белән балалар килә, мунча ягыла. Кая гына барса да, бүләксез, сувенирсыз каймый. Минемчә, һәр гаиләдә хатын-кыз зур роль уйныйдыр. Тәмле пешергәне өчен генә түгел. Ул – теләсә кемнең уңышын булдырган нигез. Хатын-кыз булган өйдә чисталык хөкем сөрә, өс-башың энәдән-җептән каралган, тылың көчле, өйдә хатының көтә.

- Хатын-кызларда нәрсәне бәялисез?

- Әгәр гаилә турында сөйләшәбез икән, ул өйдә шартлар, аура тудыра, шул учакны саклый, балаларны, оныкларны тәрбияли. Бәяләп бетергесез кеше. Мин монда Америка ачмыйм, һәр ир-ат шулай дип җавап бирер. Ә инде минем тормыш иптәшем турында сөйләшсәк, аңа минем белән күченеп йөрергә туры килде. Билгеле, аның Әлмәттән китәсе килмәде, елады хәтта. Шуңа карамастан, ул ныклык күрсәтә белде. Кайвакытта ул бик көчле тәнкыйтьче дә. Телевизордан минем чыгышны ишетсә яки газетадан фикерне укыса, турыдан бәреп әйтергә мөмкин. Монда да аның бәясе зур. Ул миңа ышаныч өсти, чыгышларга җентекләбрәк әзерләнергә өнди. Хатыным әйткәнне башка берәү әйтмәскә дә мөмкин, кемдер синең хатаңа сөенергә генә мөмкин, ә хатыным борчыла. Бу – зур бүләк. Ә аш бүлмәсендә мин аның белән ярышмыйм да. Анда киңәшләр белән тыкшыну артык.

- Фәрит Хәйруллович, сезнең үз бакчагыз да бар бит әле.

- Әйе, дачада бакчабыз бар. Анда безнең климатка яраклы һәр нәрсәне үстерәбез. Алмагач, чия турында әйтмим дә, ул һәр кешедә дә бар. Үз кулларыбыз белән бәрәңге утыртабыз, кортын җыябыз, төбен өябез. Помидор, кыярыбыз бик тә уңа. Өч түтәл бакча җиләге бар, ул аерым тәрбия сорый. Хатыным аны чын күңелдән карый, ә мин аңа ярдәм итәм.

- Татар кухнясыннан иң яраткан ризыгыгыз нәрсә?

- Әйтүе кыенрак. Иң яратканы – сыек камырдан пешерелгән коймак. Иртәнге ашка.

Балыкчыларга Фәрит Мөхәммәтшиннан киңәш:

- Мин балыкны тоткан көнне үк әзерләргә кирәк дип уйлыйм. Туңдырып җебетелгән балык үзенең барлык тәмен югалта. Көндез тотып, кич әзерләнгән свежий балыкның үзенә генә хас тәме, бәясе бар. Аеруча да үзебезнең Идел, Чулманнан тотылган балык. Судак – аеруча да файдалы елга балыгы.