Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова вокал мәктәбен ачуы турында хәбәр итте!

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үз исемендәге җырлау осталыгына өйрәтә торган вокал мәктәбен булдырачак. Бу турыда ул Инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова вокал мәктәбен ачуы турында хәбәр итте!
"Татар-информ" архивы

«Яхшы хәбәр дип кабул итегез, дуслар!

Без Гүзәл Уразова исемендәге вокал мәктәбе ачабыз! Тәвәкәлләп, җитди эшкә алынабыз. Яшь талантларга зур сәхнәгә юл ачуны, аларга эстрадада үз урыннарын табарга ярдәм итүне максат итеп куябыз. Сезнең арада сәхнә турында хыялланучылар шактый, хыялларны чынга ашырыр чак җитте! Талантны яшереп ятып мәгънә юк, аны үстерергә, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Җырлыйбызмы бергә?!» — дип яза Гүзәл Уразова.

Гүзәл комментарийларда дәресләрнең «онлайн» һәм «оффлайн» укытылачагын, чит регионнарда яшәгән кешеләр дә шөгыльләнә алачагы турында әйткән.

«Гүзәлне генә, мактыйбыз, ә Илдар, гомумән, берни дә эшләми. Алай ярамый», — дигән бер тамашачы.

Гүзәл Уразова: «Илдар Хәкимов минем яраткан ирем, ул минем продюсерым, администраторым, директорым, клипмейкерым, аның казанышларын санап бетерерлек түгел. Ләкин ул моны белгертергә яратмый. Гүзәл Уразова дигәндә Илдар Хәкимовны да күздә тоталар. Без бу мәсьәлә буенча фикер алыштык, һәм Илдар фикеренчә, мәктәп Гүзәл Уразова дип аталырга тиеш», — дип җавап биргән.

«Ай, молодцы!!! Уңышлы булсын!», «Сез бик тырыш кеше, тешегез-тырнагыгыз белән ябышкансыз эшегезгә, калганнар да сездән урнәк алсыннар иде шул! Гайбәт сөйләп, кеше тикшереп йөрергә вакытлары калмас иде», «Бик яхшы хәбәр, күптән көтәм», — дип язган язылучылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ЯХШЫ ХӘБӘР ДИП КАБУЛ ИТЕГЕЗ ДУСЛАР !⠀ ⠀ Без Гүзәл Уразова исемендәге вокал мәктәбе ачабыз! Тәвәкәлләп, җитди эшкә алынабыз. Яшь талантларга зур сәхнәгә юл ачуны, аларга эстрадада үз урыннарын табарга ярдәм итүне максат итеп куябыз. Сезнең арада сәхнә турында хыялланучылар шактый, хыялларны чынга ашырыр чак җитте! Талантны яшереп ятып мәгънә юк, аны үстерергә, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Җырлыйбызмы бергә?! ⠀ ⠀ Принимайте хорошую новость, друзья! ⠀ ⠀ Мы открываем вокальную школу имени Гузель Уразовой. Наша цель - помочь юным талантам в становлении артистом от А до Я, помочь найти им свое место в татарской эстраде. Знаем, среди Вас много мечтающих о звездной жизни. Хватит мечтать, пора действовать!⠀ #гузельуразова⠀ #школавокала⠀ #вокал⠀ #вокалказань⠀ #татарскаяэстрада⠀

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100