Айдар Галимовның кызы туй күлмəген кигəн: Айгизə Галимова кияүгə чыгамы? | intertat.tatar

Айдар Галимовның кызы туй күлмəген кигəн: Айгизə Галимова кияүгə чыгамы?

Татарстанның һəм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның икенче кызы Айгизə Галимова Инстаграм битенə туй күлмəген киеп төшкəн фото һəм видеолар урнаштырган. Җырчының кызы кияүгə чыгамы əллə?
Айгизə Галимованың йөри торган егете бар. Ни гаҗəп, аның да исеме Айдар (Айдар Əхмəтҗанов). Шуңа күрә Айгизә туй күлмәгеннән чыккач, аны кияүгә чыга дип фаразладылар.

Айгизə исə туй күлмəген Уфадагы туй күлмəклəре күргəзмəсе өчен кигəн булып чыкты. Айгизəнең үзенең туе кайчан булыр? Анысын вакыт күрсəтер.