Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-ат ТикТокта популярлык өчен эшен ташлаган

Данил урамда узып баручыларны фотога төшерә һәм социаль челтәргә куеп бара.

news_top_970_100
Татарстанда яшәүче ир-ат ТикТокта популярлык өчен эшен ташлаган

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Данил Морев каток машинисты булып эшләгән. Ул ТикТокта популярлык казану өчен, эшен ташлаган. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Мash Iptash телеграм-каналы белешмәсе буенча, Данил ике ел ярым элек кулына фотоаппарат ала. Техниканы бик җентекләп өйрәнә һәм чит кешеләр белән аралашудан курку хисен бетерергә фотоаппарат ярдәм итүен аңлап ала.

Данил урамга камера тотып чыга, узып баручыларның сурәтләрен ясый. Кемдер елмая, фотога төшәргә ризалаша, кемдер тискәре карый — төрле кешеләр була. Данил бөтенесен видеога төшереп бара һәм ТикТокка куя. Роликларны караучылар саны арта бара. Хәзер Данилның иң популяр видеосын өч миллион чамасы тапкыр караганнар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100