Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Градскийның хатыны Марина Коташенконың 100 миллион сум акчасын урлаганнар

Мәскәү өлкәсендә Россиянең халык артисты, җырчы Александр Градскийның хатынын Марина Коташенконың 100 миллион сум акчасын талап алып киткәннәр. Бу хакта РИА Новости порталына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткән.

news_top_970_100
Градскийның хатыны Марина Коташенконың 100 миллион сум акчасын урлаганнар
"Беренче канал"дан скриншот

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы эшне тикшерү барышын контрольгә алган, дип хәбәр ителә күзәтчелек ведомствосының Telegram-каналында, дип яза РИА Новости. Прокуратураның беренчел мәгълүматлары буенча, Наро-Фоминск шәһәр округында билгесез кешеләр Марина Коташенкога коралга охшаш әйбер белән янаган һәм аннан зур күләмдә акча таләп иткән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклый.

Александр Градскийның улы Даниил әтисенең тол хатыны Марина Коташенконы талау турындагы белешмәгә шәрәхләмә биргән. «Известия» белән әңгәмәдә ул беркем дә зыян күрмәгән дип белдергән, дип яза РИА Новости.

«Бу хакта әле яңа гына белдем. Тик шуны әйтә алам, барысы да сау-сәламәт, балалар зыян күрмәгән. Әлбәттә, бу коточкыч хәл», — дигән Даниил Градский.

Искәртеп үтик, Александр Градский быел 28 ноябрьдә 72 яшендә вафат булды. 1999 елда Градскийга Россиянең халык артисты исеме бирелгән, 1998 елда ул РФ Дәүләт премиясе лауреаты булган. Иҗат вакытында ул 40тан артык альбом яздырып өлгергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100