Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева: «Үзгәрергә вакыт җитте»

Җырчы инстаграмда үзен тәнкыйтьләүчеләргә җавап кайтарган.

news_top_970_100
Гөлназ Сираева: «Үзгәрергә вакыт җитте»
https://www.instagram.com/gelnaz_siraeva/

Соңгы вакытта сәхнәдән шактый читләшсә дә, Гөлназ Сираева үзенең блогын актив рәвештә үстерә. Психология, саннарның кеше тормышына тәэсире кебек темаларга туры эфирлар үткәрә, постлар урнаштыра. Әмма инстаграм сәхифәсен тулысынча диярлек рус телендә алып бара.

Татарча җырлаучы Гөлназның моңлы тавышына гашыйк тамашачысының гына күңеленә бу хуш килеп бетми. Русча сөйләшүен тәнкыйтьләп даими язып торалар үзенә. Бу юлы да бер инстачы: «Ник русча сөйләшәсез? Мин шуны аңламыйм», - дип язгач, Гөлназ Сираева халыкның тискәрелеге турында саф татарча сторис яздырган.

«Дуслар, булды инде, җитте бер-беребездән кимчелек эзләп яшәргә. Сезнең миңа шулай дип язуыгыз, кисәтүләр ясавыгыз миңа бернәрсә түгел. Мин сезне блокка җибәрәм дә бетте-китте. Әмма сезнең мондый гадәтегез бар икән, сез нәкъ шулай ук үзегезнең якыннарыгыздан, балаларыгыздан, тормыш иптәшегездән кимчелек эзләп яшисез дигән сүз. Булды, җитте, дуслар. Бер-беребезнең яхшы якларын күреп яшик. Бер-беребезгә начар сүзләр әйтә-әйтә чир заманнарына килеп җиттек бит инде. Үзгәрергә вакыт җитте, минем өчен түгел, үзегез өчен», — дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100