Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязова Илнур Фәйзрахманов хакында: «Язмышым белән бирелгән кеше ул»

Кичә Илнур Фәйзрахманов Инстаграм битендә гаиләсе белән кабат кушылуы турында язып, инстачыларны сөендергән иде. Гөлназ Миньязова да элекке ире белән кабаттан кавышулары хакында пост урнаштырган.

news_top_970_100
Гөлназ Миньязова Илнур Фәйзрахманов  хакында: «Язмышым белән бирелгән кеше ул»
Гөлназ Миньязованың Инстаграм битеннән

«Кайчандыр инстаграм алып барганда кайда барган, нишләгәнне генә күрсәтү түгел, шәхси тормыш белән дә уртаклашырга дигән карар кылган идем. Бу зур җаваплылык. Чөнки ничә кеше сине карый, синең сыман яшәргә тырыша, киңәш сорый.

Без Илнур белән 2003 елда кавыштык. Мин, гомумән, гаилә тормышына әзер түгел идем. Тирән яралар (кечкенә вакытта алган, алар 90% кешедә бар, кемдә нинди күләмдә бит) җанны кисте, шулай 14 ел гомер үтте. Эчке дөньяда барган процессларны яшерергә тырышкан саен тормыш, яшәеш аларны хәл итәр өчен тагын да катлаулырак проблемалар тудыра. Сине борының белән шуларга төртеп курсәтә.

Ниләр генә булмады, ниләр генә кичермәдек. Аерылыштык.

Икенче этап башланды. Эчтән үсү. Җанны дәвалау. Ниндидер псевдопсихологик белемнәрдән башлап, энергия, җан, кешенең бу дөньяга нигә килүе, яшәү дәверендә рухи яктан үсүе, ныгуы, иң якын кешеләребез, әти-әни, балалар, ир кеше безнең укытучыларыбыз икәнне аңладым. 3 ел йотлыгып җыйган белемнәр миңа дөньяны башка яктан ачты, мин тынычландым, яшүсмер чактан эзләгән сорауларыма җавап таптым. Болар бар да сезнең күз алдында булды. Елаган чаклар, авыр көннәр күбрәк булды. Тик мин төнге 3 кадәр укый идем, Аллаһ Тәгалә белән көн дә сөйләшә идем, медитацияләр эшли, кызларымны укыта (төрле курслар, тренинглар эшли башладым), балаларны карый, гадәти тормышны алып бара, эшли идем.

Очрашуларга күп йөрдем. Бер кафега барып кайтам да, нәрсәгә инде бу миңа, дип бу кеше белән саубуллашам. 2 егет белән озаграк та очрашып карадык. Мин аларны начар кеше димим. Ипле, яхшылары да бар арада. Тик алар минеке түгел шул. Ә мин уземнекен сорадым (Илнур дип тә тугел). Соңгы елларда бөтенләй башым белән эшкә чумдым. Үзем генә булам мин дидем.

Мин үткән юл газаплы, авыр. Кичергән һәр хис мине кыйнап устерде. Үземне кызганмаска, үзем өчен үзем җавап бирергә, кечкенә кыздан хатын-кызга әверелдерде.

Нәтиҗәсен беләсез — без бергә. Миңа язмышым белән бирелгән кеше ул. Мине үстерер өчен. Кайгыртучан, ипле, гаҗәеп талантлы кеше, балалары өчен үлеп торган ир.

Сез дә кавышыгыз яки аерылышыгыз димим. Һәркемнең үзенчә, үзенчәлекле юлы. Тик җанны тыңларга, үзгәрешләрдән курыкмаска, үзеңне, мөнәсәбәтләрне үстерүдән туктамаска кирәк», — дип язган ул.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 август 2022
    Исемсез
    Бер хатын ниндидер мәҗлестә үзенең элекке ире белән очрашкан. Бу турыда икенче көнне дустына сөйләгән Тегесе:" Ну ничек соң? "-дип сорагач, " сөйләшеп утырырга ару гына кеше икән"дигән.Башта ук гаиләне сакларга тырышырга кирәк.Әллә кемнәр көтеп тормый берәүне дә
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100