Сергей Шойгуның оныгы туган | intertat.tatar

Сергей Шойгуның оныгы туган

Россия оборона министрының өч оныгы булды.

Россия оборона министры Сергей Шойгуның оныгы туган. Бу турыда РИА Новости яза.

Сергей Шойгуның кызы Ксения һәм спорт блогеры Алексей Столяров гаиләсендә кыз бала дөньяга килгән.

Ксения Шойгу ире белән бала тудыру палатасында төшкән фотоны социаль челтәргә куйган.

«Кыз! Без бәхетле», — дип яза ул.

Бәби — Ксениянең беренче баласы. Оборона министрының олы кызы Юлиянең ике баласы бар инде.