Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Туачак балабызга дип уйлап куйган бер-ике исем бар»

«Балалар кечкенәбезне көтәләр инде. «Бигрәк озак әле бу, әни», — диләр», - дип сөйләде Ландыш Нигъмәтҗанова.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Туачак балабызга дип уйлап куйган бер-ике исем бар»
Ландыш Нигъмәтҗанованың Инстаграм аккаунтыннан

Ландыш Нигъмәтҗанованың дүртенче бәбиен көтү билгеле булган иде.

Без җырчыга шалтыратып, аның хәлләрен белештек.

«Әлегә кем туачагын белмибез. УЗИларга да әллә ни еш йөрмим. Алла теләсә, кем туачагын белгәч тә әйтмәячәкмен. Балабыз дөньяга килгәч, барысы да белерләр. Уйлап куелган бер-ике исем бар. Әмма алары да әле төгәл түгел. Шулай да мин бер дә борчылмыйм, уйларга вакыт бар әле», — ди җырчы.

Ландыш балалары белән авылда ял итә. «Балаларның авылдан кайтканы юк, диярлек. Ләйлә белән генә, кирәк булса, Казанга барып, кире кайтабыз. Балалар кечкенәбезне көтәләр инде. „Бигрәк озак әле бу, әни“, — диләр. Аллаһка шөкер, бала белән бу кызу көннәрне дә яхшы гына үткәрәбез», — дип сөйләде Ландыш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100