Зәринә Хәсәншина кызыл дипломыннан “в шоке”

“Ак чәчәкләр” фильмындандагы “Ак чәчәкләр” җыры белән танылган Зәринә Хәсәншина Консерваторияне кызыл дипломга тәмамлаган. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итте.

“Үзем дә шок хәлендә” дип язган Зәринә фото астына. Кулында кызыл диплом, өстендә – дипломы төсендәге кызыл күлмәк. Гастрольләрдән кайтып кермәгән җырчы кыз уку йортын кызыл дипломга тәмамлавына әле дә ышана алмый ахрысы.

Зәринәне инстадуслары да, иҗатташ дуслары да котлаган.