Җырчы Диләрә Илалетдинова әни булды!

«Татар җыры» премиясе лауреаты, җырчы Диләрә Илалетдинова тәүге тапкыр әни булуы, улларының дөньяга килүе хакында Инстаграм битендә хәбәр итә.

Җырчы Диләрә Илалетдинова инстачыларны шатлыклы хәбәр белән сөендерде.“Тәүге тапкыр әни булдым! Төпле аягың белән, улым! Без — иң бәхетле әти-әни!» — дип язган ул.“Котлыйбыз, Дилярочка! Исән-сау үстерергә насыйп булсын! Молодец!», «Котлыйм! Исән-сау, бәхетле, тәүфыйклы бала булып, әти-әнисенең горурлыгы булып үссен!», «Котлыйм! Бәхетле бала булсын!» — дигән комментарийлар калдырганнар җырчыга.