Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова әнисе турында: «Әгәр исән булсаң...»

Җырчының инстаграмга куйган соңгы посты бик моңсу, күңелгә тия торган…

news_top_970_100
 Илсөя Бәдретдинова әнисе турында: «Әгәр исән булсаң...»
Салават Камалетдинов

«Еллар үткән саен әнигә ныграк охшый барам. Арыган чагым да булса… Яулык та бәйләсәм… Гел көзгедән әни карап тора кебек.

Кү-ү-үп нәрсәләр язасым килә… Әгәр исән булсаң… Әгәр исән булсаң, бар да бүтәнчә булыр иде, әни. Бу гади сүзләр генә түгел!

Бу күңелдәге зур яра…

Иртә киттең… Нык иртә… Гомер буе көне-төне эштә. Аннан кала маллар, кайнана, ир, өч бала… Мин 17 яшьтә чыгып киттем… Ә 20 яшь чагымда син китеп бардың…

Әллә ничек булды шунда… Минем сиңа бик күп әйберләр сөйлисем килә, әни. Әни кешеләрдән көнләшәм. Йөгерәм-йөгерәм дә… бер генә минутка башымны итәгеңә куеп бәбәй буласым килә. Иркәләнешеп утырырга вакыт та булмады әйеме, әни.

Ярар инде, ачуланма… Еламыйм да әле…

Зур кызлар еламый инде, әйеме?» — дип күңел халәте, җан ачысы, әрнү-сагышы белән бүлешкән Илсөя Бәдретдинова.

Аның хәлен якыннарын югалтканнар гына яхшы аңлыйдыр, мөгаен. «Эх, күңелемдәгене язып салдың», «Үзең еламасаң, мине елаттың», «Үзәкләрне өздең, балакаем, кайлардан табасың ул сүзләрне. Мин инде үзем карчык, ә минем әнкәйнең киткәненә кырык җиде ел. Барыбер күңелдә яра булып тора», «Елаттыгыз, Илсөя ханым… Шул ук хисләр… шул ук кичерешләр… Әниләребезнең урыннары оҗмаһта булсын», — дип җырчыга кушылганнар үзләре дә зур югалту кичергәннәр. 

«Шундый искиткеч ихлас кеше инде сез. Белмим, ничек әйтергә дә. Чын татар хатын-кызларының берсе сез, Илсөякәй», — кебек җылы комментарийлар да күп килгән Илсөянең әлеге постына.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100