Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпованы нәрсә бәхетле итә?

Кешенең бәхетле булу-булмавы йөзенә чыга, диләр. Дөрес икән, игътибар иткән булсагыз, соңгы вакытта Чулпан Йосыпова да нурлар чәчеп тора. Моның сере нидә икән?..

news_top_970_100
 Чулпан Йосыпованы нәрсә бәхетле итә?
Чулпан Йосыпованың Инстаграм аккаунтыннан

«Бу тормышта нәрсә мине бәхетлерәк итә?

Сәхнә… Бер сәхнәгә чыксаң, аннан китүе бик авыр, чыннан да шулай…

Җырлау… Мин җырларга яратам, бик! Җырлаудан дәрт алам, көч алам…

Фиданым минем белән булганда…

Әйе, менә шундый мин хәзер. Элек мин ялгызлыкны яратам идем. Ялгызым юлда йөрергә, эшкә барырга, кибеттә йөрергә… Ә хәзер Фиданнан башка «вубщем» беркая да бармыйм, барасы да килми, рәхәт аның белән.

Гаиләбез белән кич үз өебездә булу… Шундый рәхә-ә-әт, гомумән, Аллага шөкер, өйгә кайтасы килеп тора.

Ә сезне нәрсә бәхетле итә?» — дип язган Чулпан инстаграмда.

Чулпанның инде башка берәүне дә сөя алмам, улымны ялгызым гына аякка бастырырмын, дип йөргән чаклары да булган бит. Бу турыда ул үзе язган иде. Үзеннән шактый өлкәнрәк яшьтәге Фидан белән ул көтмәгәндә-уйламаганда гына танышкан. Хәзер аның бәхетенә якыннары, инстадуслары да сөенә. «Бәхет телим сезгә, кадерлем», «Тигезлек сезгә, күзләр тимәсен», «Җан тынычлыгы булса, бар да яхшы була, апаем», — дигән комментарийлар калдырганнар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100