Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Хәмзин: «Өч тапкыр хастаханәгә барып, кире борылып кайттым»

Бу көннәрдә артист, юморист, композитор, «Чаян» журналының сатирик язучысы Алмаз абый хастахәнә юлын таптый икән.

news_top_970_100
Алмаз Хәмзин: «Өч тапкыр хастаханәгә барып, кире борылып кайттым»

Юк, чирләмәгән ул, шөкер. Ә маңгаена папиллома чыккан, шуны алдыру өчен хирург кабинетының ишек төбен «саклыйм», ди. Дөресрәге, терминал янда таптана. Беренче көнне ул, элекке гадәт буенча, чират торып, хирургка кергән. Ләкин табиб аны: «Талон алыгыз», — дип борып чыгарган. Алмаз абый: «Тәртип икән - тәртип инде, талон алып керәм», — дип җиңел генә уйлаган.

Терминал янда озак кына басып торган — языла алмаган, чөнки «приёма нет». Вахтада эшләүче ханым аңа иртәрәк, сигезенче яртыларга килергә кушкан. Икенче көнне ул шул вакытка килгән, ләкин бу вакытта кеше бик күп булган. Хәзер кеше күп җирдә куркабыз бит, бигрәк тә хастаханәдә. Алмаз абый янә кире борылып кайтып киткән. Өченче тапкыр ул инде сәгать җидегә үк барган. Бу юлы терминалда «запись» ачылмаган. Соңрак ачылгач та, талоннары булмаган. 

«Менә шуннан кайтып кердем генә әле. Вахтада эшләүчеләр танып бетерде үземне, — диде Алмаз абый, мин шалтыраткач. — Тәртип урнаштырабыз дип, яңа төрле тәртипсезлек тудырдылар. Табиблар гаепле түгел инде. Алар да, һәммәбез дә — бу вәзгыятьнең корбаннары». 

Узган шимбәдә ул вакцина ясаткан. «Җиңел генә кичердем болай, икенче көнгә температурам 37 иде. Ә дүшәмбе мин инде эшкә киттем. Ясатырга кирәк икәнен күптән аңлыйм. Бу көнгә кадәр сузып йөрүемнең сәбәбе — клиник тикшерү (диспансеризация) узмаган идем. Башта анысын башкарыйм дидем. Без өлкән буын кешеләре һәр нәрсәгә җаваплы карыйбыз бит», — ди Алмаз абый.

Сентябрьдә ул 74 яшен тутырды. Әле егетләр кебек, тьфү! Милләтебез, матбугатыбыз киләчәген кайгыртып яши. «Чаян» журналы редакциясе унынчы катта урнашкан. Алмаз абый Казанның гөҗләвен югарыдан күзәтеп, Идел, Кремль белән хозурланып, үзе әйтмешли, салкын баш белән сак кына, юмор һәм тәнкыйтьне бергә үреп, җәмгыятьнең бүгенге халәтен укучыларына җиткерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100