Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленар Сәйфиев кабаттан сәхнәдә!

Җырчы Ленар Сәйфиев өр-яңа җырын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Ленар Сәйфиев кабаттан сәхнәдә!

Озак еллар дәвамында татар эстрада сәхнәсендә күренмәгән, дөресрәге, гомумән, юкка чыккан Ленар Сәйфиев янәдән сәхнәгә кайта. Бу хакта җырчы үзенең «Instagram» челтәрендә хәбәр итте.

Шулай ук ул үзенең әле яңа гына табадан төшкән җырын да тәкъдим итә. Җыр «Әниемә» дип атала.

«Кадерле дусларым! Күп санлы тамашачылар соравы буенча.Мин кабаттан яңа сулыш белән сезнең өчен!» — дип язган җырчы.

Нигә Ленар Сәйфиев янәдән сәхнәгә әйләнеп кайтырга булган? Моңа кадәр ник киткән иде? Яңадан башларга курыкмыймы? Бу һәм башка сорауларга тиздән безнең интервьюда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100