Илсөя Бәдретдинова: «Апайның кырыгы бүген...» | intertat.tatar

Илсөя Бәдретдинова: «Апайның кырыгы бүген...»

Җырчының бертуган апасы яман шеш авыруы белән көрәште.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова апасының кырыгын үткәрергә туган авылына кайткан. Коръән ашы һәм мул өстәлләрне сториска төшергән. «Апайның кырыгы бүген. Әле һаман ышанып булмый», — дип яза җырчы.

Илсөя Бәдретдинованың апасы яман шеш авыруыннан вафат булды. Җырчы аның катнашында «Нәрсә җитми сиңа, күңел?» җырына клип та төшергән иде.