Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүзә Зиатдинова туксанынчы еллар турында: «Химияле яшь чакларны бик еш сагынам!»

Туксанынчы елларда популяр булган җырчы Гөлүзә Зиатдинова Инстаграм битендә архивыннан видеоязма урнаштырган һәм «30 ел элек» дип исемләнгән шигырь язган.

news_top_970_100
Гөлүзә Зиатдинова туксанынчы еллар турында: «Химияле яшь чакларны бик еш сагынам!»
Гөлүзә Зиатдинованың шәхси архивыннан

«Шәхси архивымдагы бу язма 1991 елдан. Казанда, Татарстан телевидениесендә Риман абый Гыйлемханов алып барган „Һәвәслек“ дигән тапшыруда, Чаллыдан, мин һәм җырчы Николай Храмов катнашкан идек. Видеоязма бик үк сыйфатлы булмаса да, минем өчен алайда, кадерле истәлек. Ни дисәң дә, яшь чаклар бит», — дип язган Гөлүзә Зиатдинова һәм шигырен урнаштырган.

«30 ел элек»

Кем икән ул бөтерелә

Күбәләк кебек?

Әллә минем яшьлек инде

30 ел элек.

Күпме еллар, күпме сулар

Аккан да киткән.

Гомер бик тиз үтә икән

Мин сиңа әйтәм.

Гыйлемхан да, Николай да

Әле яшь булган.

91 — нче еллар шул

«Борынгы заман».

Менә сиңа бер истәлек.

Бу — ностальгия.

91 — нче еллар шул

Юк пандемия.

Ул чакта модада иде -

Чәчтә химия.

Хәзер инде башка чорлар,

Гел башка заман.

Сез ничектер? ә мин үзем

«Химияле яшь чакларны»

Бик еш сагынам.

«30 ел үткән димәссең, шигыре дә безнең яшь чакка туры килә, ностальгия, „химия“… Яшь чакка кайттык», «Ул көннәрне әле дә бүгенгедәй хәтерлим, язган шигырең бик кызыклы килеп чыккан. Чыннан да, яшь чакка кайтып килгәндәй булдым», — дип яза инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100