Алсу Әбелханова чәчен нишләткән?

Җырчы Алсу Әбелханова: "Карарга килдем - бетте!" - дип язган.
Алсу инстадусларына үзенең яңа имиджта төшкән фотосын күрсәтте. Җырчы челка кистергән.

"Ну, ничек сезгә минем яңа имидж? Сездән киңәш сорамыйча булдыра алмыйм, дуслар. Борыным озынайганмы соң? Мин һәрвакыт шундый. Карар кабул иттем - бетте! Уйлап тормыйм. Карэ икән, карэ, челка икән, челка, җирән буласым килде - булдым, блондинка булдым. Һәм үкенмим. Үсәрләр, Алла бирса", - дип язган Алсу, челкасына ишарәләп.

Инстадусларына бу үзгәрешләр ошый. Алсуны матурланып, яшәреп киткәнсең дип мактыйлар.